28 февраль 2013 яңалыклары
-
Мәктәп яңа таләпләр заманында
Ольга Смолькова 3 нче мәктәп базасында узган "Заманча белем бирү технологияләренең шәхескә юнәлеш бирүе нигезендә укучыларның киң мәгълүматлы булуын формалаштыру" исемле семинарда республиканың җиде районыннан педагоглар катнашты. Үсеп килүче буын заманча чынбарлыкка җайлаша алсын өчен, балаларда яңа белемнәр, һөнәрләр үзләштерә, ашкынулы дөньяда ориентлаша алырлык сыйфатлар җыелмасын формалаштырырга кирәк. Директор Альберт...
-
Тарих өйрәтә һәм тәрбияли
Узганны өйрәнү - ул читтән торып күзәтү юлы белән тәрбияләү генә түгел, тикшеренү, эзләнү, тарихи-туган якны өйрәнү эшчәнлегендә актив катнашу да. Болар 2 нче мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Узган ел коллектив Тарих елына багышланган күп кенә конкурс һәм конференцияләрдә актив катнашты, нәтиҗәдә укучылар, педагоглар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә Мактау грамоталарына һәм...
-
Ямалиевча балык шулпасы
Шәһәрдә балык тоту белән мавыгучы якташыбыз Хәниф Ямалиев ел әйләнәсендә гаиләсен Камадан алып кайткан балык белән сыйлый. Вәсилә Мортазина Мин аның белән урамда таныштым, Хәниф Имаевич дамбадан кайтып килә иде. Алдымда һәвәскәр балыкчы басып торуына аркасына аскан рюкзагын һәм боз вату өчен җайланмасын күрүгә аңлап алдым. Ул 50 елдан артык...
-
О, Куба, любовь моя
Сочинение Родиона Грицука, учащегося 6б класса школы № 3 заняло первое место в районе на республиканском конкурсе «Мой папа - защитник Отечества», проходившем по линии Республиканской детской библиотеки и военного комиссариата РТ. Воспоминания моего папы Евгения Борисовича Грицука о службе связаны с островом Свободы. В декабре 1989 года он призвался...
-
Яхшылык эшләргә тырыш
Кибеттә мондый күренешкә тап булдым. Чиратта минем алда татар бабае басып тора иде. Яше дә олы. Сатучы татарча аңламый, бабай да русча белми. Аның каушаудан хәтта кулыннан акчасы төшеп китте. Мин бабайның акчасын алып бирдем, сатучыга гозерен дә җиткердем. Ләкин аласы әйберләренә акчасы җитми. Бабайның борчылуы йөзенә чыкты, инде борылып...
-
“Миләшкәй”дә сәламәтлек атнасы
Балачактан сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү - һәр мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең өстенлекле бурычы. "Миләшкәй" балалар бакчасында бу юнәлештә балалар, шулай ук әти-әниләр белән зур эш алып барыла. Сәламәтлек атнасы "Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы астында үтте. Алдан ук әти-әниләр өчен мәгълүмат почмагында атналык план урнаштырдык һәм аларны чараларда катнашырга...
-
"Кошларны ашат" акциясе
Кошларга кышын авырга туры килә. Буран һәм көчле салкыннар вакытында канатлы дусларыбызның күбесе ачлыктан үлә, аеруча кыш ахырында. "Өмет яры" халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе үткәрелә. Бүлекчәдә хезмәт алучылар өчен тематик әңгәмәләр, экологик викториналар оештырыла, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтелә....
-
“Туган тел көне”
Фәймә вахриева Халыкара Туган тел көненә шәһәрнең 8 нче балалар бакчасында шундый исемле региональ конкурс оештырылды. Бәйгене әзерләүчеләр - Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының мәктәпкәчә һәм социаль педагогика доценты Илсөяр Хәбибуллина һәм "Сандугачым" бакчасының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Фәттахова. Конкурсның йомгаклау этабына җыелган Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән һәм Менделеевск...
-
Язгы ташу-2013: ялгышлар өстендә эш
Роза Шәрәфиева Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең якынлашып килүче су җәелүгә багышланган беренче утырышында язгы ташуга әзерлек барышы турында сөйләшү булды. - Язгы ташу вакыты - райондагы халык яшәешен тәэмин итүче предприятие һәм службалар, авыл җирлекләре өчен җитди сынау, - дип билгеләп үтте утырышны ачып, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый...
-
Татар теле укытучылары киңәште
Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары 4 нче мәктәпкә чираттагы методик берләшмә утырышына җыелдылар. "Укыту-тәрбия эшчәнлеген системалы рәвештә оештыру нигезендә укучыларны дәүләт (йомгаклау) имтиханнарына әзерләү" темасы астында узган очрашуда мөгаллимнәр тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар, укыту һәм тәрбия эшендә бурычлар билгеләделәр. Учреждение директоры Фәнүзә Яковлева, утырышта катнашучыларны сәламләп, уңышлы эш көне...
-
Электриклар җиңде
Нефтехимия һәм кабат әзерләү техникумы филиалында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы узды. Аның кысаларында хәрби хәрәкәтләр ветераннары белән очрашулар, ату, автомат сүтеп җыю буенча ярышлар, бәйгеләр һәм китап күргәзмәләре оештырылды. "Ягез әле, егетләр!" конкурсында автомеханика, электриклар, эретеп ябыштыручылар, гомумтөзелеш эшләре мастерлары төркемнәреннән шәкертләр катнашты. Нәтиҗәдә булачак электриклар төркеме беренчелекне яулады (капитаны Андрей...
-
Сафта җырлап атладылар
Фәймә Вахриева Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару һәм Ватанны саклаучылар көненә 3 нче мәктәптә сафта йөрү һәм җыр смотры узды. Анда шәһәр мәктәпләреннән һәм Тихоноводан укучылар өч яшь төркемендә (2-4, 5-8, 9-11 нче сыйныфлар) ярыштылар. Отрядлар сафта командирларының боерыкларын үтәделәр, җырлап атладылар, бердәм девиз һәм речевкалар әйттеләр. Чыгышлар арасында әфганчы, "Шурави"...